ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада җиңел машинада кислород баллоннары шартлау вакыты видеога эләккән

19 апрель 2019, 16:39 , Фото: очевидцы

Түбән Камада җиңел машинада кислород баллоннары шартлау вакыты видеога эләккән Бу хәл бүген көндез Тыныч аллея урамында 14нче йорт янында булган.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Түбән Камада җиңел машинада ике кислород баллоны шартлаган. Һәлакәт урыныннан видео социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Видеода ир-атның автомобиль янына килүе һәм руль артына утыруы күренә. Санаулы мизгелдә көчле шартлау була.

Хәтта күрше йортлардагы тәрәзәләр дә коелган.

«Татар-информ» агентлыгы бүген көндез Тыныч аллея урамында 14нче йорт янында җиңел машина салонында ике кислород баллоны шартлавын хәбәр иткән иде. Һәлакәт аркасында машина йөртүче зыян күргән.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10