ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Спорт

Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры белән очрашты

19 апрель 2019, 16:19 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры белән очрашты Яклар Татарстан Республикасында синхрон йөзүне үстерү, халыкның спортның шул төре объектлары белән тәэмин ителеше буенча фикер алышты.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры, Россия синхрон йөзү федерациясе вице-президенты Татьяна Покровская белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с главным тренером сборной России по синхронному плаванию
Татьяной Николаевной Покровской

Исегезгә төшерәбез, 19-21 апрель көннәрендә Казан беренче тапкыр синхрон йөзү буенча дөнья сериясе этабын кабул итә. Ярышларның өч көнлек программасына төркемнәр ярышлары, соло чыгышлары, дуэтлар һәм катнаш дуэтлар ярышлары, катнаш программа, акробатик төркемнәр ярышлары кертелгән.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
с главным тренером сборной России по синхронному плаванию
Татьяной Николаевной Покровской

Очрашуда катнашучылар Татарстан Республикасында синхрон йөзүне үстерү, халыкның спортның шул төре объектлары белән тәэмин ителеше һәм башка мәсьәләләр турында фикер алышты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10