ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзер

19 апрель 2019, 15:19 , Фото: архив tatar-inform

Татарстан язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзер Быел республикада корыган үлән һәм чүп-чар яндыруга бәйле 145 янгын теркәлгән инде.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ», Екатерина Фадеева). Татарстан язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзер. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Сергеев Министрлар Кабинетында узган Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышында шул хакта хәбәр итте.

«Ведомствоара эшче төркем тарафыннан Татарстан һәм республиканың Алабуга, Бөгелмә, Минзәлә, Нурлат муниципаль районнарының 2019 елгы язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзерлеге тикшерелде. Тулаем алганда, Татарстан Россия Федерациясе субъекты буларак язгы-җәйге янгын куркынычы сезонына әзер», - дип искәртте Сергеев.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта торак пунктлар, гражданнарның бакчачылык берләшмәләренең янгын куркынычсызлыгы халәтен планнан тыш тикшерүләр төгәлләнеп килә. Докладчы билгеләп үткәнчә, язгы-җәйге чорда янгыннар саны арта. Моның төп сәбәпләреннән берсе – чүп-чар, корыган үлән һәм камылны рөхсәтсез яндыру, дип өстәде ул.

Быел корыган үлән һәм чүп-чар яндыруга бәйле 145 янгын теркәлгән инде. Аларның аеруча зурлары Азнакай районы һәм Казанның Победилово бистәсендә, шулай ук Актаныш, Алабуга һәм Түбән Кама районнарында күзәтелгән.

Табигый янгыннарга каршы көрәшү өчен ТР Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү бердәм системасы функциональ һәм территориаль ярдәмче системалары көчләре һәм чараларын (16,7 мең кеше), шулай ук 2 мең берәмлектән артык автотехника, ике вертолет, бер самолет, биш янгын сүндерү поезды, 20 пилотсыз очкыч һәм бер янгын сүндерү катерын җәлеп итү күздә тотыла.

Моннан тыш, табигый янгыннарны булдырмау максатыннан Татарстан урманнарында янгынга бәйле вазгыятьне галәмнән күзәтү системасы эшли. Ул табигый янгыннарны башлангыч стадиясендә ачыкларга мөмкинлек бирә.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10