ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Эльза Исламова Глинка конкурсының II дәрәҗәдәге премиясе лауреаты булды

19 апрель 2019, 14:53 , Фото: архив / Салават Камалетдинов

Эльза Исламова Глинка конкурсының II дәрәҗәдәге премиясе лауреаты булды Казанда Глинка исемендәге XXVI халыкара вокалистлар конкурсы үтте.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татар җырчысы Эльза Исламова Казанда үткәрелгән Глинка исемендәге XXVI халыкара вокалистлар конкурсының II дәрәҗәдәге премиясе лауреаты булды. Нәтиҗәләр кичә конкурсның өченче турыннан соң игълан ителде.

Лауреатлар арасында Эльза Исламова – Татарстаннан бердәнбер вәкил. Эльза һәм Артур Исламовлар Альбина Шаһиморатованың аспирантлары.

Глинка конкурсының беренче премиясе лауреатлары - Мария Баракова һәм Константин Сучков.

Бүген конкурс лауреатлары конкурсның гала-концертында чыгыш ясаячак. Конкурсның жюри рәисе Альбина Шаһиморатова игълан иткәнчә, 1нче премия лауреатлары икешәр номер башкара, калганнар – берәр номер.

21 апрель көнне лауреатлар Мариин театрының яңа сәхнәсендә чыгыш ясаячаклар. Яңа лауреатларны үзе дә шушы дәрәҗәле конкурс лауреаты булган Альбина Шаһиморатова тәкъдим итә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10