ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәү дәүләт университетының Шувалов корпусында «Милли мәдәниятләр көне» узачак

19 апрель 2019, 16:23

Ел саен үткәрелә торган чараның программасы университетта белем алучы милләт вәкилләренең мәдәнияте белән таныштыруны һәм концертны үз эченә ала.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә Мәскәү дәүләт университетының Шувалов корпусында «Милли мәдәниятләр көне» узачак. Бу хакта Татарстанның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр Советының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Ел саен үткәрелә торган чараның программасы университетта белем алучы милләт вәкилләренең мәдәнияте белән таныштыруны һәм концертны үз эченә ала.

14.00-17.00 сәгатьләрдә һәр милләт вәкиленә үз халкының тарихы турында сөйләү, кунакларны милли ризыклар белән сыйлау, үз халкының традицияләре һәм йолалары белән таныштыру мөмкинлеге биреләчәк.

18.00 сәгатькә билгеләнгән концертта 16 милләтнең вәкилләре кунакларны үз фольклоры белән таныштырыр дип көтелә.

Чара турында тулырак Инстаграм аккаунтында (@tatyashlare) белергә мөмкин. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10