ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә татар поэзиясе кичәсе узачак

19 апрель 2019, 14:25

Поэзия кичәсе Зур Ордынка ур., 47/7 йорт, 1-нче корылманың концертлар залында узачак.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). 25 апрель көнне Мәскәүдә Габдулла Тукайның туган көненә багышлап "Бездә тынмас йөрәк типкәне!" дип аталган татар поэзиясе кичәсе узачак. Бу хакта Мәскәү студентларының "Tatar_In_HSE"  иҗтимагый берләшмәсе хәбәр итә. 

"Сез проза яисә поэзия әсәрләрен укыйсызмы, танылган яисә әле киң танылу алмаган язучыларның әсәрләре белән мавыгасызмы - мөһим түгел, без барыгызны да көтәбез! Безнең өчен иң мөһиме - әлеге чарада һәрберегезнең үз уй-фикерләрен башкаларга тапшыра алу мөмкинлеге", - дип искәртә чараны оештыручылар. 

Поэзия кичәсе Зур Ордынка ур., 47/7 йорт, 1-нче корылманың концертлар залында узачак.

Чара 18 сәгать 30 минутта башлана. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10