ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Республиканың иң яхшы хат ташучылары һәм почта элемтә бүлекчәләре билгеле булды

19 апрель 2019, 12:21 , Фото: Султан Исхаков

Республиканың иң яхшы хат ташучылары һәм почта элемтә бүлекчәләре билгеле булды Бәйгедә җиңүчеләрнең һәрберсе үз номинациясендә 15 һәм 30 мең сум акча белән бүләкләнде.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген «Татмедиа» АҖдә 2019 елның беренче яртыеллыгында язылу нәтиҗәләре буенча республиканың иң яхшы хат ташучыларын һәм почта элемтә бүлекчәләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйгедә җиңүчеләр "Татмедиа" генераль директоры Андрей Кузьмин кулыннан акчалата призлар белән бүләкләнде.

Награждение почтальонов по итогам конкурса

"Тараткан контентыгыз өчен сезгә оят булмаска тиеш. Чөнки аны районнарыбыз өчен җаны-тәне белән көеп яшәгән журналистларыбыз яза - фактларны бозмыйча, матур һәм дөрес телдә язучы коллегаларыбыз", - диде Андрей Кузьмин.

"Безгә ничә тапкыр интернет басмалары "Сез үлдегез, сезне укымаячаклар!" дип әйтсәләр дә, безнең эшебез барыбер дәвам итә, чөнки сез тараткан контент - ул гадел профессиональ һәм төгәл итеп языла", - диде ул.

Республикакүләм бәйгесе дүрт номинациядә узды. "Иң яхшы авыл почтальоны" номинациясендә Актаныш районыннан Нурия Басыйрова, Балтачтан Екатерина Зәйнуллина һәм Чирмешәннән Нурсинә Җиһаншина җиңде. Кече шәһәрнең иң яхшы хат ташучысы итеп Мамадыштан Нурия Шәкүрова һәм Чистайдан Надежда Кольцова билгеләнде. Аларның һәрберсе 15 мең сум күләмендәге акчалата приз белән бүләкләнде.

Награждение почтальонов по итогам конкурса

Иң яхшы почта элемтәсе бүлекчәләре итеп Югары Ослан районының 422580 Октябрьскский, Актаныштагы 423762 Яңа Әлем, Мамадышның 422192, Балтач районындагы 422241 Урта Кушкет һәм Чирмешәндәге 423118 Новое Ильмово бүлекчәләре игълан ителде. Аларның һәрберсенә 30 мең сум акча тапшырылды.

Награждение почтальонов по итогам конкурса

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10