ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда машина астына эләккән 82 яшьлек әбинең ике аягы да сынган

19 апрель 2019, 11:38

Тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган өлкән яшьтәге хатын-кызны «Форд Фокус» автомобиле бәрдергән.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Казанда машина астына эләккән 82 яшьлек әбинең ике аягы да сынган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 11.45 сәгатьтә «Форд Фокус» автомобилен идарә итүче 28 яшьлек ир-ат Волгоград урамындагы 8нче йорт каршында, башлангыч мәгълүматларга караганда, артка таба хәрәкәт иткән вакытта тиешле булмаган урында юл аркылы чыгарга уйлаган 82 яшьлек әбине бәрдергән», - дип искәрттеләр Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә.

Нәтиҗәдә, зыян күрүче төрле тән җәрәхәтләре алган – аның ике аягының да тубык сөяге сынган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10