ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Башкорт театры сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле фестиваль сәяхәтен башлый

19 апрель 2019, 11:18 , Фото: архив / Рамиль Гали

Башкорт театры сәхнәләштергән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле фестиваль сәяхәтен башлый Спектакль Уфада «Туганлык» Халыкара төрки телле театрлар фестивален ачып җибәрәчәк.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). Гүзәл Яхина романы буенча М.Гафури исемендәге Башкорт академия театрында сәхнәләштерелгән «Зөләйха күзләрен ача» спектакле фестиваль сәяхәтен башлый. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.

Спектакль Уфада «Туганлык» Халыкара төрки телле театрлар фестивален ачып җибәрәчәк. Аннары ул Казанда «Нәүрүз» XIV Халыкара төрки халыклар театр фестивалендә катнашыр дип көтелә. Июнь аенда аны — Оренбургтагы «Гостиный двор» фестивалендә, октябрьдә Санкт-Петербургтагы Театр олимпиадасында күрсәтәчәкләр. Ноябрь аенда спектакльне Ижевскидагы «Алтын битлек» төбәк фестивалендә көтәләр.

Тамашачылар спектакль белән Грозныйдагы «Федерация» фестивалендә дә таныша алачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10