ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Тукай музеенда шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын өйрәнү турында фикер алышачаклар

19 апрель 2019, 09:11 , Фото: архив / Рамиль Гали

Тукай музеенда шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын өйрәнү турында фикер алышачаклар Музейда “Габдулла Тукай: өйрәнү горизонтлары” темасына түгәрәк өстәл узачак.

(Казан, 19 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген 14 сәгатьтә Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда “Габдулла Тукай: өйрәнү горизонтлары” темасына түгәрәк өстәл утырышы узачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә музей директоры Гүзәл Төхвәтова хәбәр итте.

Утырышның максаты – Тукайны өйрәнү перспективалары турында фикер алышу, Тукайның заманча милли әдәбиятта тоткан роле турында дискуссия.

Түгәрәк өстәлдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, язучылар, педагоглар, иҗтимагый оешма вәкилләре катнашачак. Алар Тукай тормышы һәм иҗатын фәнни яктан өйрәнү проблемалары, инновацион юнәлешләр билгеләү, шагыйрь мирасын яңадан тәкъдим итү мәсьәләләрен күтәрәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10