ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ЮХИДИ имтихан тапшыру кагыйдәләрен үзгәртергә ниятли

19 апрель 2019, 07:39

ЮХИДИ имтиханнарына әлеге яңалык киләсе елдан ук кертелергә мөмкин.

(Казан, 19 апрель, "Татар-информ"). ЮХИДИ, машина йөртү хокукына теоретик имтихан тапшырганда, хата калдыру хокукын гамәлдән чыгарырга ниятли. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

ЮХИДИ билгеләп үткәнчә, "дифференциацияләнгән бәяләү системасы имтиханның юл хәрәкәте иминлегенә йогынтысы дәрәҗәсенә бәйле рәвештә эшләнә".

Әгәр имтихан бирүче сорауга дөрес җавап бирмәсә һәм әлеге хата юл-транспорт һәлакәте китереп чыгара ала икән, имтихан төгәлләнәчәк.

ЮХИДИ имтиханнарына әлеге яңалык киләсе елдан ук кертелергә мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10