ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Актанышта эчке эшләр бүлеге ветераннарын хөрмәтләделәр

19 апрель 2019, 09:00 , Фото: Лилия Бәхтиева

Актанышта эчке эшләр бүлеге ветераннарын хөрмәтләделәр Ветераннар белән Эчке эшләр бүлеге арасында тыгыз элемтә урнаштырылган.

(Актаныш, 19 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Актаныш Эчке эшләр бүлеге быел да бу бәйрәмне зурлап каршылады. Чарага бүлекнең ветераннары чакырулы иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Бүгенге көндә бүлекнең 74 ветераны исәпләнә, алар барысы да хокук тәртибен саклауда үзләренең профессиональ һәм тормыш тәҗрибәләреннән файдаланып, бүлек тормышында катнашалар. Аларның һәркайсы зур хөрмәткә лаек, гомерләрен район халкының тынычлыгын, иминлеген саклауга багышлаган кешеләр.

Шунысы да игътибарга лаек, ветераннар белән Эчке эшләр бүлеге арасында тыгыз элемтә урнаштырылган. Бу бигрәк тә бүлек җитәкчесе Илшат Хәйретдинов белән ветераннар советы рәисе Васил Вахитовның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ветераннар тәҗрибәсе, аларның акыллы киңәшләре биредә эшләүче яшьләргә җитди мәсьәләләрне оператив һәм нәтиҗәле рәвештә чишәргә ярдәм итә.

Лаеклы ялда булуга карамастан, бүгенге көндә дә актив яшәү рәвеше алып барган, яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә, Ватанга хезмәт итүнең мөһимлеген аңлатуда үзеннән зур өлеш керткән мактауга лаек шәхесләр дә байтак алар арасында. Шундыйларның берсе – Инсаф Барый улы Фәхриев.

Шушы көннәрдә отставкадагы милиция майоры үзенең 70 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Инсаф Фәхриевка тырыш һәм нәтиҗәле хезмәте белән районның социаль – икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне өчен муниципаль район башлыгы Энгель Фәттаховның һәм Татарстан Эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләре ветераннар советының Мактау грамоталары тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10