ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә кыр эшләре батырына бозау бирәчәкләр

19 апрель 2019, 04:00 , Фото: Кадыйр Гомәров

Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә кыр эшләре батырына бозау бирәчәкләр Биредә 260 гектардан артык мәйданда минераль ашлама керткәннәр.

(Чирмешән, 19 апрель, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Быел  Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә җиңүче механизаторга 1-1,5 центнерлы бозау бирү каралган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

“Сөлчә” җәмгыятендә күпьеллык үләннәрнең өчтән берендә диярлек, 260 гектардан артык мәйданда минераль ашлама керткәннәр. Соңгы көннәрдә тырмалау агрегатлары да байтак эш башкарган.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” көздән сөрелгән җирләренең 96 процентын, 3700 гектарын тырмалап өлгергән. Монда уҗым культураларын тукландыру һәм тырмалау да көйле бара. 420 гектарда арпа, рапс, көнбагыш чәчеп өлгерделәр.

“Күтәмә АГРОфирмасы”, “Әккәрәй”, “Тепсуркаев В.А.“ җәмгыятьләрендә дә язгы кыр эшләре темпы, башкалар белән чагыштырганда, югары.

Быел районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 14 мең 510 гектарда уҗым культураларын, 5216 гектарда күпьеллык үләннәрне тукландыру, 52 мең 353 гектарда көздән сөрелгән җирләрдә дым каплату, якынча 32 мең гектарда сабан ашлыгы һәм техник культуралар чәчү бурычы тора.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10