ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Теләче районының Шәтке мәктәбенә яңа автобус тапшырылды

19 апрель 2019, 08:00 , Фото: tulachi.ru

Теләче районының Шәтке мәктәбенә яңа автобус тапшырылды Яңа автобус 22 урынга исәпләнгән, куркынычсызлык каешлары, шоферга сигнал тапшыру кнопкасы урнаштырылган.

(Теләче, 19 апрель, “Татар–информ”, "Теләче", Ләйсән Әхмәтҗанова). Теләче районы Шәтке урта мәктәбенә тантаналы шартларда яңа автобус ачкычы тапшырылды. Ачкычны сигез ел шофер булып эшләүче Илдус Шәрипов кабул итеп алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Нурмөхәмәтов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Наталья Карпова һәм Шәтке урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Александр Ибушев катнашып изге теләкләрен җиткерде.

Яңа автобус 22 урынга исәпләнгән, куркынычсызлык каешлары, шоферга сигнал тапшыру кнопкасы урнаштырылган.

“Илдус Шәрипов 8 ел буе иске автобуста йөрде, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары теркәлмәде. Шуңа аңа яңа автобус бирелде. Хәвеф-хәтәрсез йөрергә язсын”,- диде "Хуҗалык эксплуатация конторасы" муниципаль бюджет учреждениесенең инженер-механигы Газинур Закиров.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10