ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

18 апрель 2019, 23:00 , Фото: almet-rt.ru

Әлмәттә җирле үзидарә хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр Хезмәт алдынгыларына район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(Әлмәт, 18 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 21 апрельдә Россиядә Җирле үзидарәләр көне билгеләп үтелә. Әлмәт районының муниципалитет, җирле үзидарә хезмәткәрләре өчен бәйрәм чарасы быел алданрак оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

 Җирле үзидарә хезмәткәрләре халык белән турыдан-туры элемтәдә торучылар санала. Авыл җирлеге булсынмы яисә шәһәрдәге территориаль иҗтимагый Советлармы, хакимиятме – халык проблемалары белән иң элек аларга мөрәҗәгать итә. Хезмәтләре җиңел түгел. Бу хакта үзенең чыгышында район башлыгы Айрат Хәйруллин да билгеләп үтте.

- Аеруча авыл җирлекләре башлыкларына авыр. Без биредәге башкарма комитетларга кадрларны кыенлык белән эзлибез. Әмма нәрсә генә булса да, авылда кешеләр яши, димәк, аларның сораулары чишелергә тиеш, - диде ул шәһәр һәм районны үстерүдә республика программаларының, нефтьчеләрнең, үзсалымның да ярдәмгә килүен искәртеп.

Рәхмәт сүзләре ветераннарга да, төбәктәге федераль структура җитәкчелегенә, барлык хезмәткәрләр адресына да яңгырады.

Бәйрәм сәбәпчеләрен "Татнефть" компаниясе профсоюз комитеты рәисе урынбасары Андрей Зимин да тәбрик итте. Хезмәт алдынгыларына район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шушында ук районның иң яхшы муниципаль хезмәткәре бәйгесенә йомгак ясалып, номинацияләрдә җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10