ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Филармония скверында Илгиз Мәҗитов һәм Марат Таҗетдинов хөрмәтенә агач утыртачаклар

18 апрель 2019, 21:46 , Фото: архив

Филармония скверында Илгиз Мәҗитов һәм Марат Таҗетдинов хөрмәтенә агач утыртачаклар
   Әлеге традиция 2015 елның көзендә Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова хөрмәтенә үсентеләр утырту белән башланып китте.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 24 апрельдә Татар дәүләт филармониясе скверында яңа агачлар утыртылачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел күренекле композитор һәм режиссер, РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 1975-1992 елларда Татар дәүләт филармониясе сәнгать җитәкчесе Илгиз Мәҗитов һәм Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, 1973-1988 елларда Татар дәүләт филармониясе директоры Марат Таҗетдиновның исемнәре мәңгеләштереләчәк.

Традиция 2015 елның көзеннән башлана. Ул вакытта филармония паркында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Әлфия Авзалова агачлары утыртылды.

Бүгенге көндә акция кысаларында скверда 15 агач барлыкка килде. Алар арасында татар шагыйре Габдулла Тукай, композитор Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключарев, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова, Рамил Курамшин, Рабига Сибгатуллина һәм башкалар хөрмәтенә агачлар үсеп утыра.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10