ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәү халкын Габдулла Тукайны искә алу тантанасына чакыралар

18 апрель 2019, 20:45 , Фото: tatarstan.ru

Мәскәү халкын Габдулла Тукайны искә алу тантанасына чакыралар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы Новокузнецкая урамындагы скверда 12:00 сәгатьтә башлана.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 26 апрельдә Мәскәүдә бөек шагыйрь Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Новокузнецкая урамындагы скверда 12:00 сәгатьтә башлана.

  • 26 апрельдә Габдулла Тукайның тууына 133 ел тула.

Башкалада Габдулла Тукайга һәйкәл 2011 елда 26 апрель көнне ачыла. Ул элеккеге Татар бистәсендә Новокузнецкая урамында куелган. Монумент Россия башкаласына Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан Мәскәү Хөкүмәте Карары нигезендә бүләк итеп тапшырылды. Авторы - Россиянең атказанган рәссамы Салават Щербаков.

Һәйкәл куюда меценатлар зур ярдәм күрсәткән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10