ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

СССРда беренче милли татар оешмасы теркәгән журналист Айрат Ибраһим вафат

18 апрель 2019, 20:02

СССРда беренче милли татар оешмасы теркәгән журналист Айрат Ибраһим вафат Айрат Ибраһим Ульяновск өлкәсендәге татар газеталарын булдыруга зур өлеш керткән шәхес.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Бүген Ульяновск вакыты белән 13.00 сәгатьтә татар журналисты,1988 елда СССРда беренче милли татар оешмасы теркәгән Айрат Ибраһим вафат булган. Бу хакта "Өмет" газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов хәбәр итте.

"Бөтен гомерен милләткә багышлаган кеше, бик күп китаплар авторы. 1988 елда ул СССРда беренче «Туган тел» дип аталган татар милли оешмасына нигез салды һәм дәүләт оешмаларында теркәтте. Соңгы елларда бердәнбер кызы Ләйлә белән кияве Гадел тәрбиясендә яшәде. Соңгы сулышына кадәр диярлек милләткә хезмәт итте", - диде Исхак Хәлимов.

Айрат Ибраһим иртәгә Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында җирләнә. Исхак Хәлимов әйтүенчә, аның хатыны Әминә шушы авылдан. Ул җиде ел элек вафат булган.

Ул 1936 елның 10 февралендә Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туган. Танк училищесын тәмамлаган, Владивостокта яшәгән, аннары хатыны ягына - Ульяновскка күченеп кайткан.

Айрат Ибраһимның җитәкчелегендә "Туган тел", "Өмет" газеталары булдырыла, ул Ульяновск татар мәдәни үзәге һәм өлкә телевидениесендә татар тапшыруларын булдыруга ирешә. 1990-1996 елларда "Өмет" газетасында, соңрак "Азатлык" радиосында эшли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10