ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тәэминә Биктимерова: Бүгенге татар хатын-кызлар съездын икенче дип атау кирәкми

18 апрель 2019, 18:16 , Фото: архив / Салават Камалетдинов

Тәэминә Биктимерова: Бүгенге татар хатын-кызлар съездын икенче дип атау кирәкми Хәзер үткәрелгән съезд “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының гадәти җыелышыннан аерылмый, ди җәмәгать эшлеклесе.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Җәмәгать эшлеклесе, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова хәзерге вакытта Казанда бара торган II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын 1917 елда үткәрелгән I Россия мөселман хатын-кызларының съезды белән чагыштырудан риза түгел. Күренекле галимә "Татар-информ" хәбәрчесе белән фикерләрен уртаклашты.

“Бәлки, бүгенге съездны икенче дип атау кирәкмәгәндер. Ул вакыттагысы бит аның кояш кебек балкыган съездыбыз”, - ди тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова.

“Хәзер үткәрелгәне “Ак калфак” бөтендөнья хатын-кызлар оешмасының гадәти җыелышыннан аерылмый. Без ул тарихи съездда катнашкан хатын-кызларны искә алырга тиеш идек. Андый мөмкинлек тудырылмый. Риза Фәхретдинның “Сәлимә” әсәрендәге героиня “Безнең милләтебезгә хезмәт итәсебез килә”, ди. Ул съездда катнашкан хатын-кызлар милләт өчен тырышкан. Бүгенгеләрдә мин аны күрмим”, - дип борчыла ул.

“Ул хатын-кызларыбыз мәгарифне, сәламәтлекне кайгыртканнар. Үз акчаларын кызганмыйча хезмәт иткәннәр. Фатыйха Аитова мәктәпләр оештырган. Үзе укыткан кызларга белгәнегезне дусларыгызга өйрәтегез дип таләп куйган. Кызларыбыз авылларга барып сәламәтлекне кайгыртып, лекцияләр укыганнар. Бакчачылык, умартачылык курслары ачканнар. Мөселман солдатларына лазарет ачканнар”, - ди ул.

“Бу съездда без ана теленең кадерен аңлатырга тиешбез. Безгә районнарда берәр генә булса да татар гимназиясе ачу өчен көрәшергә тиешбез. Бүгенге байларыбыз ялгыз калган зыялыларыбыз өчен пансионат ача алмаслар идеме? Бар бит безнең бай хатыннарыбыз да”, - ди Тәэминә Биктимерова.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10