ҺАВА ТОРЫШЫ +28 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Себер татары телне һәм динне мәчетләрдә саклау белән шөгыльләнүләрен әйтте

18 апрель 2019, 18:11

Себер татары телне һәм динне мәчетләрдә саклау белән шөгыльләнүләрен әйтте “Без татар халкының үсеш стратегиясенә өлешебезне мәчетләр торгызу юлы белән кертәбез”, - диде Хәлилә Шамакова.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте каршындагы җирле дини оешмасы рәисе Хәлилә Шамакова мәчетләр торгызып, татар теле һәм динне шунда сакларга тырышуларын әйтте. Бу хакта ул ТР Фәннәр академиясендә Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын тәкъдим итү чарасыннан соң “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

Хәлилә ханым Ислам динен тотучыларны мәчеткә җәлеп итүләрен әйтте. “Без татар теле әһәмиятен мәчетләр аша сеңдерергә тырышабыз. Балаларны җыябыз. Татар теле, гарәп телен укытабыз, намазга өйрәтәбез. Мәчеткә 40-50 ләп бала йөри”, - диде.

“Тобольск шәһәрендәге иң борынгы, 1650 елда салынган дип фаразланган мәчетне торгыздык. Ул тарихи, агач архитектура һәйкәле. Себер татарлары өчен бик зур әһәмияткә ия. Мондый мәчетләр бүтән юк”, - дип белдерде Хәлилә Шамакова.

“Мин бик күп еллар артыннан йөрдем, кәгазьләрен әзерләдем, Хөкүмәт дәрәҗәсенә чыгардым. Төмән өлкәсе губернаторы, өлкәнең һәйкәлләрне саклау комитеты, өлкә бюджеты ярдәмендә торгызуга ирештек”, - диде Хәлилә Шамакова.

Ул мәчетне торгызу эше 2012 елда ук башланганын әйтте. “Башта проектын эшләдек, объект башта торыгызып булмаслык хәлдә иде. Аннары объектны торгызу өчен проект документациясен үзгәртергә туры килде. Шуннан соң гына теләгәнебезгә ирештек”, - дип белдерде.

  • Бүген ТР Фәннәр академиясендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән 450 делегатка татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде. Чара барышында милләтне, телне саклауда хатын-кызларга зур өмет баглануы ассызыкланды.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10