ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Фин татары Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатларының русча сөйләшүенә гаҗәпләнә

18 апрель 2019, 17:46 , Фото: Салават Камалетдинов

Фин татары Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды делегатларының русча сөйләшүенә гаҗәпләнә “Алар үзара татарча сөйләшмәсә, балалары ничек татарча сөйләшсен”, - ди Бәдретдин Гөлтән.

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Финляндиянең Хельсинки шәһәреннән II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән Бәдретдин Гөлтән делегатларның үзара рус телендә аралашуына гаҗәпләнгән. Бу хакта ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Без татар теле әһәмияте турында сөйлибез, әмма мондагы хатын-кызлар русча сөйләшә бит. Ә без русча белмибез, шуңа аптырап та калабыз. Автобуста утырабызмы, башка җирдәме – рус телендә аралашалар. Безгә бик уңайсыз. Алар үзара татарча сөйләшмәсә, балалары ничек татарча сөйләшсен ди”, – дип гаҗәпләнүен белдерде Бәдретдин Гөлтән.

Бүген ТР Фәннәр академиясендә II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездына килгән 450 делегатка татар халкының үсеш стратегиясе эскизы тәкъдим ителде. Чара барышында милләтне, телне саклауда хатын-кызларга зур өмет баглануы ассызыкланды.

“Татар анасы, татар гаиләсе булмаса, стратегия турында сөйләүнең мәгънәсе дә булмас иде”, - диде “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10