ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ташкентта балалар китапханәсендә Тукайга һәм Җәлилгә багышланган кичә була

18 апрель 2019, 17:33

Шагыйрьләрнең тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичәдә шагыйрьләр, җырчылар катнаша.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 20 апрельдә Үзбәкстанның Ташкент шәһәренең Республика балалар китапханәсендә бөек татар шагыйрьләре Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә була. Бу хакта Ташкент шәһәренең татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге хәбәр итә.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыннан күкрәк билгесе һәм М. Җәлил юбилей медале белән бүләкләнгән шагыйрә Флүзә Заманова, җырчы, Татарстанның атказанган артисткасы Рәмзия Бикбулатова , Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының атказанган артисткасы Фирүзә Халдарова, республика конкурслары лауреаты Лидия Джусова катнашачак.

Чарага керү бушлай. Башлана 16:00 сәгатьтә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10