ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Башкортстан татарлары – ике республика багланышларын ныгытуда ярдәм

18 апрель 2019, 16:58 , Фото: архив

Рөстәм Миңнеханов: Башкортстан татарлары – ике республика багланышларын ныгытуда ярдәм Татарстан Президенты бөтен Башкортстан халкының татарстанлыларны бик җылы каршы алганын билгеләп узды.

(Уфа, 18 апрель, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда яшәүче татарларның ике республика арасындагы багланышларны ныгытуда ярдәм итәчәкләрен билгеләп узды. Бу хакта ул Уфада журналистларга әйтте. Биредә Башкортстанда Татарстан көннәре уза.

Рөстәм Миңнеханов Башкортстан татарларының үзара элемтәләрне якынайту өчен бер этәргеч бирүенә игътибар юнәлтте. “Монда бер миллион татар яши. Алар монда бик матур итеп эшли. Кичә очрашу булды, алар бик канәгать Мондагы татарлар безнең элемтәләр ныграк, якынрак булсын өчен ярдәм итәчәк”, - диде.

“Безне Башкортстанда татарлар гына түгел, бөтен Башкортстан халкы бик җылы, матур итеп кабул итте. Бер шигем дә юк: килешүгә куллар куйдык. Без киләчәктә дә ике республика ничек итеп дус яшәргә тиеш дигән мәсьәләдә Россия күләмендә үрнәк булырга тиеш”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10