ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Нотр-Дамда янгын сүндергән янгын сүндерүчеләр алтын медальләр белән бүләкләнде

18 апрель 2019, 16:26

Франция Президенты Эммануэль Макрон Париж Изге Ана соборында янгын сүндерүдә аерылып торган янгын сүндерүчеләргә бүләкләр тапшырды.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Франция Президенты Эммануэль Макрон бүген Париж Изге Ана соборында янгын сүндерүдә аерылып торган янгын сүндерүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бу хакта Франция массакүләм-матбугат чараларына сылтама белән Интерфакс хәбәр итә.

Елисей сараенда янгын сүндерүчеләр белән очрашуда Франция лидеры аларга күрсәткән батырлыклары һәм профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Бөтен ил һәм бөтен дөнья сезне күзәтеп торды һәм сездән үрнәк алырга кирәк. Сез кешеләр нинди булырга тиешлек буенча үрнәк булдыгыз», - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Э. Макрон янгын сүндерүчеләрне «батырлык һәм фидакарьлек өчен» алтын медальләр белән бүләкләргә карар итүен өстәп әйтте.

Елисей сараена 300гә якын янгын сүндерүче килде, алар 15 сәгать дәвамында Нотр-Дам де Парида янын сүндерделәр.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10