ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Бәхрәйн KazanSummit катнашучылары белән очраша

18 апрель 2019, 15:29 , Фото: архив

Миңнеханов Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Бәхрәйн KazanSummit катнашучылары белән очраша Аерым алганда, Татарстан Президенты Малайзия эшкуарлыкны үстерү министры һәм Россиядәге Бәхрәйн илчесе белән сөйләшүләр үткәрәчәк.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Согуд Гарәбстаны, Малайзия һәм Бәхрәйн KazanSummit XI халыкара икътисади форумында катнашучылар белән берничә шәхси очрашу уздырачак. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Графикка Согуд Гарәбстаны Баш инвестиция идарәсе җитәкчесе белән очрашу кертелгән. Малайзия эшкуарлыкны үстерү министры, Бәхрәйн ислам эшләре буенча югары совет президенты һәм Россиядәге Бәхрәйн илчесе, шулай ук безнең тышкы сәяси ведомство вәкилләре белән очрашу көтелә. Тышкы эшләр министрлыгы вәкилләре шулай ук KazanSummitта катнашачак», - диде ул.

Галимова юбилей саммитына рекордлы санда катнашучылар киләчәк - 60 илдән 3000гә якын кеше була, диде. Чарага Россиядә ислам дөньясы илләренең 25 Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе чакырылган. Алар белән Татарстан Президенты шулай ук шәхси очрашу уздырырга планлаштыра.

«Рөстәм Нургалиевич, «Россия — Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчесе буларак, ислам дөньясы илләре белән эшләүгә зур игътибар бирә, шуңа күрә саммит кысаларында KazanSummit катнашучылары белән бик күп шәхси очрашулар каралган», — диде Казан Кремле вәкиле.

«Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit» XI халыкара икътисади форумы 24 апрельдә старт ала. Ул беренче тапкыр «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә узачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10