ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Шамил Усманов урамында ут капкан фатирдан 70 яшьлек ир-атны коткарганнар

18 апрель 2019, 15:32

Янгында зыян күргән пенсионерны хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Казанның Шамил Усманов урамында ут капкан фатирдан 70 яшьлек ир-атны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«10.36 сәгатьтә ут белән көрәшүчеләр янгынны тулысынча сүндерде. Ут капкан фатирдан 70 яшьлек ир-атны коткардылар», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Янгында зыян күргән пенсионерны хастаханәгә озатканнар.

Төтен белән капланган подъезддан шулай ук махсус битлекләр ярдәмендә ике кешене урамга алып чыкканнар.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы бүген иртән Шамил Усманов урамындагы 17а йортының икенче катында янгын чыгуы хакында хәбәр иткән иде. Фатир хуҗасы ялкын телләре ялмап алган фатирдан мөстәкыйль рәвештә чыга алмаган һәм балконнан ярдәм сорап кычкырган.

Йорт янында калдырылган автомобиль янгын сүндерүчеләргә автобаскыч куярга мөмкинлек бирмәгәнлектән, ут белән көрәшүчеләргә фатирга ишектән керергә туры килгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10