ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Екатеринбургта беренче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак

18 апрель 2019, 15:07

Акция кысаларында мәдәни программа һәм квест уеннары каралган.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). 28 апрель көнне Екатеринбургта Габдулла Тукайның туган көненә багышлап беренче тапкыр "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Бу хакта Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы хәбәр итә.

"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп максаты - татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру. 

Акция кысаларында мәдәни программа һәм квест уеннары каралган. 

Чара ТРның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә узачак (Сакко һәм Ванцетти ур., 24). 

Башлана 15:00 сәгатьтә. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10