ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәү татарлары Штабында блогер Әлфия Бәдретдинова белән очрашу узды

18 апрель 2019, 14:44

Мәскәү татарлары Штабы халыкара элемтәләрне киңәйтә.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Мәскәү татарлары Штабында блогер Әлфия Бәдретдинова белән очрашу узды. Бу хакта Штабның матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Әлфия инде 3 елга якын Дубайда яши. Ул чарага килүчеләргә Дубайда яшәү үзенчәлекләре һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге татар җәмгыяте тормышы турында сөйләде. 

Әлфия Бәдретдинова шулай ук үзенең сәяхәтләрдәге хис-кичерешләре белән бүлеште. Ул 19 илдә сәяхәт иткән. 

Әлфия -  татар активисты, төрле форумнарда катнаша, аның төп эшчәнлеге нефть тармагы белән бәйле. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10