ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Галимова: Тукайга кыска вакыт эчендә һәйкәл урнаштырган өчен Башкортстанга рәхмәтлебез

18 апрель 2019, 14:37 , Фото: архив/Яков Абрамов

Галимова: Тукайга кыска вакыт эчендә һәйкәл урнаштырган өчен Башкортстанга рәхмәтлебез Казан Кремлендә әлеге һәйкәлнең татар һәм башкорт халкын берләштерүдә өстәмә бәйләүче буын булачагына өметләнәләр.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казан Кремле республика Уфада кыска вакыт эчендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куйганы өчен Башкортстанга бик тә рәхмәтле. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Бүген мәдәни программа Тукайга һәйкәл ачу белән башланып китте, без моның өчен башкорт коллегаларыбызга рәхмәт әйтәбез. Алар бу эшне кыска вакыт эчендә оештырды һәм һәйкәлне урнаштырды», - диде Галимова.

Һәйкәл Уфаның «Нур» татар дәүләт театры каршында куелган, диде ул. Сынның авторы – Башкортстанның күренекле скульпторы Владимир Дворник.

«Без әлеге һәйкәлнең татар һәм башкорт халкын берләштерүдә өстәмә бәйләүче буын булачагына өметләнәбез», - дип сүзен йомгаклады Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәлне бүген иртән Уфада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров ачты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10