ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов һәм Россиянең баш мөфтие ислам мәгариф системасын үстерү хакында фикер алышты

18 апрель 2019, 14:12 , Фото: архив tatarstan.ru

Миңнеханов һәм Россиянең баш мөфтие ислам мәгариф системасын үстерү хакында фикер алышты Тәлгать Таҗетдин белән очрашу Рөстәм Миңнехановның Уфага эш сәфәре кысаларында узды.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында баш мөфти, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Очрашуда ислам мәгариф системасын үстерү, Болгар ислам академиясе эшчәнлеге линиясе буенча хезмәттәшлек перспективалары, шулай ук конфессияара хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар», - диелә хәбәрдә.

Очрашуда шулай ук Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәм ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.

 

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10