ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Татарстан һәм Башкортстанның хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар

18 апрель 2019, 12:56 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Миңнеханов: Татарстан һәм Башкортстанның хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар Башкортстан – Татарстанның стратегик партнеры, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстан һәм Башкортстанның ике якка да файдалы хезмәттәшлекне үстерү өчен бай потенциалы бар, дип белдерде бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән очрашу вакытында. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә игътибар күрсәткәне һәм Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәрен оештыруда ярдәм иткәне өчен Радий Хәбировка рәхмәт белдерде.

«Безнең тугандаш халыкларны уртак тарих, мәдәният, милли традицияләр, бер дин, тел, икътисади мәнфәгатьләрнең охшашлыгы берләштерә. Безнең халыклар арасында күп гасырлар дәвамында дустанә мөнәсәбәтләр хөкем сөргән һәм бу дуслык киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Татарстан һәм Башкортстанны автобус һәм тимер юл маршрутлары, туры авиарейслар үзара бәйли. Башкортстанда Татарстан вәкиллеге эшләп килә. Шулай ук Башкортстанның Татарстандагы вәкиллеген ачу да күздә тотыла. Без моңа ярдәм күрсәтергә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Башкортстан – Татарстанның стратегик партнеры, диде ул. Татарстанның «Татнефть», «КАМАЗ», «ТАИФ», «ТАНЕКО», «НӘФИС», агросәнәгать комплексы предприятиеләре Башкортстандагы коллегалары белән элемтәләрне уңышлы үстерә.

Башкортстан халкының 1 миллионнан артыгын татарлар тәшкил итә. Ике республикада яшәүчеләрнең яртысы ислам динен тота.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10