ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов: Башкортстан белән товар әйләнеше күләмен ике тапкырга диярлек арттырырга кирәк

18 апрель 2019, 11:47 , Фото: архив tatar-inform

Миңнеханов: Башкортстан белән товар әйләнеше күләмен ике тапкырга диярлек арттырырга кирәк ТР Президенты фикеренчә, республикалар Башкортстан һәм Татарстан эшкуарлары өчен базарлар ачарга тиеш.

(Уфа, 18 апрель, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан белән Башкортстан арасындагы товар әйләнеше 34 миллиардтан 60 миллиард сумга җитәргә тиеш. Уфага эш сәфәре белән килгән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый бурыч куйды.

«34 миллиард сум да яхшы, әмма алдыбызга бурыч куярга һәм товар әйләнеше күләмен 50-60 миллиард сумга җиткерергә кирәк», - диде Миңнеханов.

Кичә ТР Президенты республикалар арасындагы товар әйләнеше 34 миллиард сумнан артып китүе хакында хәбәр иткән иде. Ул шулай ук Татарстан һәм Башкортстан эшкуарлары өчен базарлар ачарга кирәклеген искәртте.

«Предприятиеләр өчен базарларның булуы бик тә мөһим. Татарстан белән Башкортстан – гаять зур базарлар. Беренче чиратта, без хезмәттәшләребез өчен базарлар ачарга тиеш», - дип белдерде ТР Президенты.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10