ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов "Татарстан – Башкортстан" эшлекле форумында катнашачак

18 апрель 2019, 07:43

Татарстан Президенты Уфада эш визиты белән.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән сөйләшүләр уздырырга, шулай ук "Татарстан – Башкортстан" эшлекле форумында катнашырга планлаштыра. Бу хакта "Татар-информ"га ТР Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген Уфада Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу Рөстәм Миңнеханов катнашында уздырыла торган беренче чараларның берсе булачак. Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Уфа дәүләт нефть техник университетына барачак. Республика җитәкчесе катнашында берничә килешү имзаланыр дип көтелә.

Нефть институтын караганнан соң Татарстан Республикасы Президенты Башкортстан Республикасы башлыгы администрациясендә төбәк җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Радик Хәбийров белән сөйләшүләр уздырачак. "Очрашу кысаларында ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип көтелә", – дип билгеләп үтте матбугат хезмәтендә.

Уфага визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты шулай ук "Татарстан – Башкортстан" эшлекле форумында катнашачак. Форум кысаларында ике республика Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә имза куячак. Аннары Уфаның беренче Җәмигъ мәчетендә Рөстәм Миңнеханов Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән очрашырга ниятли.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10