ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Лаеш районында авариядә ике кеше зыян күргән

18 апрель 2019, 07:18

Юл-транспорт һәлакәте Казан-Оренбург трассасында була.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). «Хендэ» машина йөртүчесе һәм пассажиры ТР Лаеш районындагы Сокура авылы янында булган юл-транспорт һәлакәтендә җитди имгәнүләр алган. Бу хакта «Татар-информ»га авария шаһитларыннан билгеле булды.

Кичә республиканың Лаеш районындагы Сокура авылыннан ерак түгел Казан-Оренбург трассасында «Хендэ Соната» автомобиле юл кырыена төшеп китте. Чит ил машинасы бәрелүдән әйләнеп каплана һәм җимерек металл өеменә әверелә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә ике ир-ат зыян күрде - машина йөртүче һәм иномарка пассажиры. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10