ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әгерҗе машинистлары эстафета поездын иярләде

18 апрель 2019, 02:00 , Фото: agryz-rt.ru

Әгерҗе машинистлары эстафета поездын иярләде
Поездны Әгерҗе станциясеннән Юдинога кадәр алып бардылар.

(Әгерҗе, 18 апрель, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Горький тимер юлы тарафыннан хезмәт коллективлары арасында беренче өмә уздырыла башлауга 100 ел тулуга багышланган эстафета поездын йөртү оештырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әгерҗе локомотив депосы машинист-инструкторы Андрей Окишев җитәкчелегендә машинист Илдар Әхмәтҗанов, аның ярдәмчесе Анатолий Медведев локомотив бригадасы әлеге поездны Әгерҗе станциясеннән Юдинога кадәр алып бардылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10