ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Айдар Метшин Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан үткәрелә торган праймеризда катнаша

18 апрель 2019, 04:00 , Фото: tat.e-nkama.ru

Айдар Метшин Дәүләт Советына сайлаулар алдыннан үткәрелә торган праймеризда катнаша Түбәнкамалылар республика парламентына үз вәкилләрен 8 сентябрьдә сайлаячак.

(Казан, 18 апрель, "Татар-информ"). Татарстанда "Бердәм Россия" партиясе әгъзаларыннан алдан тавыш бирүдә катнашу өчен документлар кабул итү дәвам итә. Бүген Түбән Кама мэры Айдар Метшин да праймеризда катнашу карарына килде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алдан тавыш бирү – "бердәмроссиялеләр"дән сайлауларга әзерлекнең эчке этабы, иң яхшы кандидатларны билгеләү ысулы. Праймериз 26 майда узачак һәм аның нәтиҗәсе буенча ТР Дәүләт Советына депутатлар итеп кемнәр сайланачагы билгеле булачак. Әлегә, Айдар Метшиннан тыш, алдан тавыш бирүгә документларын Гөлнара Мөҗипова тапшырган.

Түбәнкамалылар республика парламентына үз вәкилләрен 8 сентябрьдә сайлаячак. Бүгенге көндә Татарстанда Дәүләт Советында депутатлар арасында Түбән Камадан Разил Вәлиев, Илсөя Мезикова һәм Азат Бикмурзин бар.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10