ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Шагыйрь Зиннур Мансуров: "Һәйкәл булып Тукай кайтты!"

18 апрель 2019, 08:45 , Фото: архив/Рамиль Гали

Шагыйрь Зиннур Мансуров: Бүген һәйкәл ачылу - кардәш халкыбызның уртак Тукаебызга хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы, диде ул.

(Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык шагыйре, Тукай бүләге иясе Зиннур Мансуров Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куюны бүгенге көндә аңа хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы дип атады. "Һәйкәл булып Тукай кайтты", - диде ул Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында үткән чарада.

"17 апрель көнне 1912 елда Габдулла Тукай Уфага килгән. Ул кымыз эчеп дәваланырга уйлаган, ләкин әле кымыз сезоны башланмаган булган. Шулай булса да, ул “Сабах” ширкәтендәге бер бүлмәдә яшәгән, Мәҗит Гафури белән очрашкан. Шуннан соң Петербургка китеп барган. Тукай китеп баргач, Мәҗит Гафури, бик уфтанып кына, әйткән: "Килде бөек кардәшебез, ә без аңа хөрмәт тә күрсәтә алмадык, очрашулар да оештыра алмадык, гәзитләрдә дә хәбәрләрне юньләп бирә алмадык" дигән", - дип искә алды Зиннур Мансуров.

"Бүген һәйкәл ачылу - кардәш халкыбызның уртак Тукаебызга хөрмәт күрсәтүнең иң югары баскычы. Һәйкәл булып Тукай кайтты, Аллага шөкер", - диде шагыйрь.

Зиннур Мансуров киләчәктә дә тактик һәм стратегик бурычларны, киләчәк буын алдында йөз кызармаслык гамәлләрне эшләп калырга тиешбез, диде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10