ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Шагыйрь Роберт Миңнуллин: Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе

18 апрель 2019, 08:11 , Фото: архив/Рамиль Гали

Шагыйрь Роберт Миңнуллин: Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе Ул безнең өчен гади һәйкәл генә түгел, диде Татарстанның халык шагыйре.

(Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе иясе Роберт Миңнуллин Уфада бөек татар шагыйренә һәйкәл ачылуны татар халкы өчен дә, башкортлар өчен дә күптән көтелгән мөһим чара булуын әйтте. "Уфада Тукайга һәйкәл ачылу - минем өчен иң кадерлесе", - диде ул "Татар-информ"га.

Роберт Миңнуллин Уфада Тукайга һәйкәл кую турындагы сөйләшү күп еллар элек башланганын әйтте.

Тукайга һәйкәл сорап, Башкортстан язучылары мәкаләләр, республика зыялылары Башкортстан башлыгына зур хат язды, мин дә мәкалә яздым. Еллар узды, һәйкәлнең кайда булырга тиешлеге дә кабул ителгән иде. Əмма кайбер татар иҗтимагый оешмаларының үзара килешмәүләре аркасында, "һәйкәлне монда куярга кирәк, тегендә куярга кирәк, ул мондый булырга тиеш, тегенди булырга тиеш" дип, сузылды.

Мин шушы һәйкәлне ачуда катнашуыма бик шат. Ул безнең өчен гади һәйкәл генә түгел. Ул безне берләштерә, чөнки Тукай ул башкорт халкының да милли шагыйре. Алар аны үзләре дә әйтә, Мостай ага Кәрим дә әйтте", - дип билгеләп үтте Роберт Миңнуллин.

  • Сигез метр биеклектәге һәйкәл бүген ачылды. Ул Уфадагы "Нур" татар дәүләт театры каршындагы мәйданга урнаштырылды. Һәйкәл ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10