ҺАВА ТОРЫШЫ +25 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Бүген Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла

18 апрель 2019, 04:47 , Фото: Гөлшат Сафина

Бүген Уфада Габдулла Тукайга һәйкәл ачыла Рәсми тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнаша.

 (Уфа, 18 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Бүген Башкортстан башкаласы Уфада бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Рәсми ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнаша. 

Чара Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре программасына кергән. 

Һәйкәл Уфадагы "Нур" татар дәүләт театры каршындагы мәйданда урнаштырылачак. Хәзер ул постаментка куелган һәм киндер тукыма белән капланган килеш тора. Аның биеклеге 8 метр. Постамент граниттан, ә һәйкәл бронзадан эшләнгән.

  • Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886-1913) һәйкәлләр дөньядагы эре шәһәрләрдән Казанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Чаллыда, Анкарада, Истанбулда, Казахстанның Уральски шәһәрендә бар. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10