ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллы кешесе Мәккәгә сәфәре өзелгән өчен “Хаҗ-фонд”тан 145 мең сум түләттергән

17 апрель 2019, 20:45

2017 елның августында Автошәһәрдә яшәүче фирмадан 95 мең сумга хаҗга юллама сатып алган, әмма Мәккәгә сәфәре өзелгән.

(Чаллы, 17 апрель,  "Татар-информ", Эльвира Мөхәметдинова). Чаллы кешесе Мәккәгә сәфәре өзелгән өчен “Хаҗ-фонд”тан 145 мең сум түләттергән. Бу турыда шәһәр суды хәбәр итә.

Зыян күрүче “Хаҗ-Фонд” ҖЧҖтән юллама бәясен һәм рухи зыян өчен компенсация түләттерү үтенече белән судка мөрәҗәгать иткән. Гаризада 2017 елның августында хатын-кыз компания белән 95 мең сумлык хаҗга юллама сатып алу турында килешү төзүе турында язган. Әмма туристлык фирмасы вазифаларын үтәмәгән һәм хатын-кыз Мәккәгә бара алмаган.

Компания 2018 ел ахырына кадәр акчаны кайтарырга вәгъдә иткән, әмма түләмәгән. 2019 елның гыйнварында хатын-кыз компаниягә дәгъвә белдергән, җавап булмаган.

Суд зыян күрүчегә юллама бәясен (95 мең сум), 2 мең сум күләмендә рухи зыян өчен компенсация һәм килешү таләпләрен үтәмәгән өчен тагын 48,5 мең сум (ирекле рәвештә) түләү турында карар чыгарган.

"Татар-информ" агентлыгы “Хаҗ-Фонд” компаниясе 2017 елда хаҗ сезонын уңышсыз тәмамламау сәбәпле, аккредитациясез калуын хәбәр иткән иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10