ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Минем өчен татар һәм башкорт телләре арасында аерма юк

17 апрель 2019, 20:22 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: Минем өчен татар һәм башкорт телләре арасында аерма юк Камал театры артисты Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыру чарасына бар кешенең ашкынып барганын билгеләп узды.

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев үзе өчен татар һәм башкорт телләре арасында аерма булмавын, ике халыкның бик якын булуын билгеләп узды. Бу фикерләрен ул “Татар-информ” агентлыгы белән уртаклашты.

“Мин мәктәпне тәмамлап, Казанга килгәндә, минем өчен татар һәм башкорт телләре арасында аерма юк иде. Мин рәхәтләнеп башкорт белән башкортча, татар белән татарча сөйләштем”, - диде ул.

“Башкортстан белән Татарстан бер-берсенә чит түгел инде гомер бакый. Гади халык бервакытта да бүлмәде. Мәсәлән, таңнан торып башкорт радиосын тыңлап эшкә чыгып китә идек. “Казан” программасы башланганда, авыл кешесе радио тыңлап утырмый инде...Мәсәлән, татар егетенә башкорт кызын алырга туры килсә, “әй, ул безнең милләт түгел” дигән сүз беркайчан булмады”, - дип искәртте Илтөзәр Мөхәммәтгалиев.

“Бу рәсми яктан сәясиләштерү кебек. Бәлки, моның махсус кешеләре бардыр. Проблемалар булгач, чыгаручылары бардыр. Халык бит ул әйткәнгә күнә торган психологиягә ия. Ә хәзер бергәләшеп Сабан туе уздырган кебек, җыелышып милли костюмнарда җырлау-биюне начар гамәл дип санамыйм. Ләкин моңа кадәр 31 ел очрашмасак та, аерылышу булды дип әйтә алмыйм”, - ди ул.

Илтөзәр Мөхәммәтгалиев Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыру чарасына бөтен кешенең зур теләк белән барганын билгеләп узды.

“Яшерен-батырын түгел, рәсми чаралар үткәргәндә артистларның кушканга эшләве күренә иде. Ә монда бөтен кеше ашкынып килде. Элек-электән беләбез: башкортлар матур җырлый, бии, ә башкортлар үзләре безгә “матур җырлыйсыз, биисез” дип әйтәләр. Шушы ике ашкыну бергә кушылгач, резонанс диләр бит. Алга таба безнең бергәлекне, матур биюләрне туктата алмаслык дәрәҗәгә җитсен”, - дигән теләген җиткерде әңгәмәдәш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10