ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Филүс Каһиров Татарстан һәм Башкорстан турында: Ике республика шулай бердәм яшәсәк иде

17 апрель 2019, 20:03 , Фото: архив/Султан Исхаков

Филүс Каһиров Татарстан һәм Башкорстан турында: Ике республика шулай бердәм яшәсәк иде “Башкортстаннанмы син, Татарстаннанмы – Башкортстанда тамашачылар һәрвакыт җылы каршы ала”, - диде җырчы.

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Башкортстанда туып үскән татар артисты Филүс Каһиров, Татарстан һәм Башкортстан бердәм яшәсә иде, дигән теләген җиткерде. Бу хакта ул Уфада “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте. Биредә бүген Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачылу тантанасы узды.

“Башкортстанда туып үскән артист буларак, Татарстаннан килеп чыгыш ясау бигрәк тә җаваплы, дулкынландыргыч. Бер җыр җырларга кирәк, бер карасаң, ләкин эчеңдә булган хисләрне тамашачыга җиткерергә тиешбез. Шушы бәйрәмебез дустанә мөнәсәбәтләргә этәргеч булып торсын”, - ди ул.

“Башкортстанда җылы тамашачы. Җыр-моң, сәнгать икән, монда һәрвакыт яхшы каршы алалар. Монда сине үз кешең кебек кабул итәләр, Башкортстан артисты булсаң да, Татарстанныкы булсаң да. Зур рәхмәтләрем!” – диде Филүс Каһиров.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10