ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Җырчы Илүсә Хуҗина татар-башкорт концертлары рухи алмашу өчен бик кирәк дип саный

17 апрель 2019, 19:24 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Җырчы Илүсә Хуҗина татар-башкорт концертлары рухи алмашу өчен бик кирәк дип саный Ул татар һәм башкортларның тугандаш халыклар буларак якынлыгын билгеләп узды.

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Җырчы, халыкара конкурслар лауреаты Илүсә Хуҗина, татар-башкорт концертлары рухи алмашу өчен бик кирәк, дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә җиткерде.

Башкортстанда Татарстан көннәрен уздыруны мөһим дип бәяләде. “Шундый концертлар еш булуын телим. Моны җырчы буларак әйтәм, чөнки яңа гына “Дуслык күпере” фестиваленә бардым, шундый илһамланып кайттым ул концерттан. Башкорт коллективы чыгыш ясаудан, һәм гомумән. Мондый концертлар – рухи алмашу, шуңа күрә безнең өчен бик кирәкле әйбер”, - диде җырчы.

Илүсә Хуҗина татар һәм башкортларның тугандаш милләтләр булуына да игътибар юнәлтте. “Белый месяц” конкурсына баргач, тувалар, бурятлар, калмыклар һәм башкалар бар бит инде... Башкорт егете килеп керде дә, үзебезнеке инде, мин аның белән татарча сөйләшәм – ул мине аңлый. Бернинди киртә юк”, - диде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10