ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Ульяновск спортчысы Адель Садыйков: Татар рухы зур үрләр яуларга ярдәм итте

17 апрель 2019, 19:31 , Фото: Адель Садыйков

Ульяновск спортчысы Адель Садыйков: Татар рухы зур үрләр яуларга ярдәм итте Татар көрәшчесе Таллинда узган халыкара турнирда үз үлчәмендә беренче урын алган.

(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Дилбәр Галиева). Грек-рим көрәше буенча Таллинда узган халыкара турнирда җиңгән Ульяновск спортчысы Адель Садыйков җиңү яуларга татар рухы ярдәм итте дип саный. Айдар турнирдагы кичерешләре хакында “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Көч, куәт кенә түгел, миндә булган татар рухы да зур үрләр яуларга ярдәм итте миңа”, - ди җиңүче.

Адель Садыйков 82 килограмм авырлыктагы категориядә Таллинда үткән турнирда 3 тапкыр җиңүче кала һәм соңгы бәйгедә, Украинадан булган көндәшен 8:0 исәбе белән җиңеп, беренчелекне яулый. Тренер Олег Ефремов белән шөгыльләнгән көрәшче күп еллар үзен күрсәтә алмый. Ул төшенкелеккә бирелмәвен һәм 30 яшендә җиңүгә ирешкәнен әйтте. 

"Татарлыгым мине әйдәп бара",- ди спортчы. Ул үзенең мөселман гаиләсендә туып үсүе, якыннары белән туган телендә аралашуы, һәм, гомумән, татар даирәсендә яшәве белән горурлана.

Ульяновск шәһәрендә яшәп, рус мәктәбен тәмамласа да, Адель Садыйков әти-әнисе өйрәткән татар телендә аралашуын әйтте. Ул киләчәктә балаларының да туган телендә аралашуын һәм үзе кебек көрәшче булуларын тели.

Хәзерге көндә Адель Садыйков тренер булып та эшли. Ул киләчәктә үзенең шәкертләре дә чыгыш ясаячагын әйтте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10