ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда төнлә туфракта 9 градуска кадәр кырау төшүе көтелә

17 апрель 2019, 21:47 , Фото: архив/Владимир Васильев

Татарстанда төнлә туфракта 9 градуска кадәр кырау төшүе көтелә Көндез һава температурасы 4-9 градус җылы булачак.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 апрельдә, Татарстан территориясендә төнлә туфракта 9 градуска кадәр кырау төшүе көтелә.

Көндез һава температурасы 4-9 градус җылы булачак. Бигрәк тә төбәкнең көньяк һәм көньяк-көнбатыш районнары җылы булачак.

Алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми. Төньяк-көнчыгыштан көчле җил тотрыксыз һәм салмак җил белән алмашачак.

Татарстан метеорологларының беренчел фаразлары буенча, атна ахырына кадәр республикадагы һава шартларына антициклон йогынты ясаячак. Ялларда гына акрынлап җылыта башлаячак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10