ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Башкортстандагы татар галиме ике милләт арасындагы багланышларны ныгыту ысулларын атады

17 апрель 2019, 18:07 , Фото: Владимир Васильев

Башкортстандагы татар галиме ике милләт арасындагы багланышларны ныгыту ысулларын атады "Безгә минминлекне җиңәргә, кулга кул тотынышырга вакыт җитте. Аерылсак, башта беребез аннары икенчебез юкка чыгачак", - дип кисәтте ул.

(Уфа, 17 апрель, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Икътисад фәннәре докторы, Башкортстан профессоры Касыйм Йосыпов Башкортстан белән Татарстан арасындагы багланышларны ныгыту өчен киңәшләрен җиткерде. Ул бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Башкортстандагы татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашуында чыгыш ясады.

Касыйм Йосыпов иң элек ике республиканың икътисады куәтен билгеләп, Татарстан белән Башкортстанны тел һәм дин генә түгел, икътисад та берләштерә, диде. "Икътисади үсеш рейтингында Татарстан белән Башкортостан федерация субъектлары арасында беренче унлыкка керә", - диде ул. Һәм Татарстан белән Башкортстанның федерациядә җитештерелгән тулаем продуктның яртысын тәшкил итүләрен искәртте.

Галим татар һәм башкортны берләшергә чакырды. "Безгә минминлекне җиңәргә, кулга кул тотынышырга вакыт җитте. Аерылсак, башта беребез аннары икенчебез юкка чыгачак", - дип кисәтте ул. Шул ук вакытта ул булачак җанисәпне сәясәткә кайтарып калдырмаска өндәде.

Касыйм Йосыпов Башкортостан татарлары проблемаларына да тукталды. "Республикада татар теле статусын кайтару көн тәртибендә. Əгәр бер районда полилингваль мәктәп ачсак, икенче, татарлар күбрәк яшәгән районда татар мәктәбе ачарга кирәк. Туган телләрне өйрәнүне башкорт телен кайгыртуга гына кайтарып калдырмаска иде", - диде галим.

Моннан тыш, ул БДИны туган телдә тапшыра алу проблемасы белән көрәшне бергә алып барырга өндәде. Башкортстанда бөтендөнья татар конгрессы филиалын ачу ихтыяҗы булуын да әйтте.

"Башкортстанның бүгенге җитәкчелеге өметләр уята. Татарстан җитәкчелеге дә Башкортстанга гади регионга караган кебек карарга тиеш түгел. Башкортстандагы татарлар татар дөньясының умырткасы", - диде ул.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10