ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан, Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда Татарстан көннәрендә катнашу өчен Уфага килде

17 апрель 2019, 17:34 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Рөстәм Миңнеханов Башкортстанда Татарстан көннәрендә катнашу өчен Уфага килде Татарстан Республикасы Президенты татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашачак һәм хоккей командалары ветераннары матчын ачачак.

(Казан, 17 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәрен үткәрүдә катнашу өчен Уфага килде. Чара Башкорт АССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында оештырылды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген Рөстәм Миңнеханов җирле татар иҗтимагый оешмалары активистлары белән очрашырга, «Башкортстан» Дәүләт концерт залында «Дуслык күпере» күргәзмәсен, шулай ук Татарстан сәнгать осталары концертын карарга ниятли.

Моннан тыш, Татарстан Президенты Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән бергә «Салават Юлаев» һәм «Урицкий исемендәге СК» хоккей командалары ветераннары иптәшләрчә матчын ачу тантанасында катнашырга ниятли.

Иртәгә, 18 апрельдә Рөстәм Миңнеханов Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы белән очрашырга тиеш. Ике төбәк арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалау күздә тотыла.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «Татарстан – Башкортстан» эшлекле форумын ачу тантанасында катнашырга, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачу тантанасында катнашырга, шулай ук башка очрашулар уздырырга җыена.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10