ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Актанышта инглиз теле укытучыларының төбакара семинары узды

17 апрель 2019, 23:00 , Фото: aktanysh-rt.ru

Актанышта инглиз теле укытучыларының төбакара семинары узды Бүгенге көндә Актанышның икенче мәктәбендә алты дистәдән артык мөгаллим-мөгаллимә балаларга белем һәм тәрбия бирә.

(Актаныш, 17 апрель, "Татар-информ", "Актаныш таңнары", Лилия Бәхтиева). Бүген, 17 апрель көнне, аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында инглиз теле буенча төбәкара семинар узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

"Заманча дәрес. Инглиз телен укытуда традицияләр һәм инновацияләр" исеме астында узучы ачык чарада районның инглиз телчеләре, Татарстанның Минзәлә районы педагоглары белән беррәттән Башкортстан республикасының Нефтекама шәһәреннән, Илеш һәм Югары Яркәйдән дә инглиз теле укытучылары – кырыкка якын педагог катнаша. Аларны мәктәп директоры И.Р. Вахитов сәламләп, мәктәп тормышы белән таныштырды.

Яз саен аерым фәннәрне тирәнтен үзләштерүле икенче санлы Актаныш урта гомуми белем бирү мәктәбе инглиз теле буенча мондый төр ачык чаралар оештырып тора. Быел аның төбәкара югарылыкка күтәрелүе дә сөенечле фал. Үзара тәҗрибә уртаклашуны, эшчәнлек белән танышуны алмаксат итеп куйган семинар киләсе елларда да нәтиҗәле эшләр дигән ышаныч бар.

Бүгенге көндә Актанышның икенче мәктәбендә алты дистәдән артык мөгаллим-мөгаллимә балаларга белем һәм тәрбия бирә. Аларның алтысы – чит тел, ягъни инглиз теле педагоглары.

Кулга-кул тотынышып, максатчан башкарылган эш үз уңышлары белән сөендерә: инглиз теле буенча районкүләм олимпиадаларда мәктәпнең 9 призлы урыны бар. Киләчәктә коллектив үз позицияләрен республика күләмендә ныгытырга исәп тота. Өстәвенә, биредә 1 -8 сыйныф укучылары өчен инглиз теле буенча өстәмә сәгатьләр дә каралган.

Укучыларның чит телдә иркен аралашуын, җыр һәм шигырь башкару осталыкларын район кунаклары семинар дәвамында тамаша кылды. Чараның практик өлеше кысаларында педагоглар өчен ачык дәресләр, мастер-класслар оештырылып, аларда һәр сыйныф укучысы актив катнашты. Аналитик блокта исә педагоглар тәҗрибә уртаклашып, чыгышлар тыңлады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10