ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нәзифә Кадыйрова татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш дип саный

17 апрель 2019, 16:47 , Фото: Владимир Васильев

Нәзифә Кадыйрова татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш дип саный Салават Юлаев премиясе лауреаты Нәзифә Кадыйрова Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре үткәрелүенә бик сөенгәнен әйтте.

(Уфа, 17 апрель, “Татар-информ”). Россия һәм Татарстанның атказанган, Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев премиясе лауреаты Нәзифә Кадыйрова фикеренчә, татарлар һәм башкортлар бер-берсен куәтләп яшәргә тиеш. Бу хакта ул Башкортстан башкаласы Уфада “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

Башкортстанда Татарстан Республикасы көннәре ачылуга карата Нәзифә Кадыйрова фикере белән уртаклашты. “Мин шушы чарага бик куандым, чөнки күптәннән мондый чаралар булганы юк иде бит, югалышып тордык. Моны ишеткәч, күңелем рәхәтләнде, чөнки без ике иң якын милләтләрнең берсе. Шуңа күрә кулга-кул тотынышып, бергә матур итеп яшәргә тиешбез”, - диде.

“Бер-беребезне тулыландырып, куәтләп эшләргә, алга барырга тиешбез. Шуңа күрә бу чара минем өчен зур бәйрәм, зур куаныч”, - дип белдерде Нәзифә Кадыйрова.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10