ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Крганов: Начар ишетүчеләр өчен җиһазны һәр мәчеттә урнаштыру мөмкинлегебез бар

17 апрель 2019, 16:31 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Крганов: Начар ишетүчеләр өчен җиһазны һәр мәчеттә урнаштыру мөмкинлегебез бар Россия мөселманнарының дини шурасы мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнар өчен проект эшли башлавы хакында әйтте.

(Казан, 16 апрель, "Татар информ", Зәринә Хуҗина). Россия мөселманнарының дини шурасы башлыгы Әлбир Крганов начар күрүчеләр һәм ишетмәүче мөселманнар өчен  мәчет-мәдрәсәләрдә махсус аппаратуралар урнаштыру проектын тәкъдим итә. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Һәр мәчеттә шушы сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр бар. Безнең егетләребез мәчетләргә, күрмәүчеләр, ишетмәүчеләр белән эшләүче оешмаларга аппаратураларны үз бәясеннән тапшырырга әзер”, - дип сөйләде Әлбир Крганов.

Крганов әйтүенчә, бу проектны Мәскәүдәге ширкәтләрнең берсе тормышка ашыра. Киләчәктә ул оешма үзенең сайтын да ачып җибәрүне планлаштыра. Проект белән кызыксынучылар әлегә Россия мөселманнары Дини шурасы сайтына мөрәҗәгать итә ала, диде хәзрәт.

“Элек начар ишетүчеләр өчен наушниклар булса, хәзер алар юк диярлек. Ә бу егетләр заманча ишетү аппаратлары тәкъдим итә. Шулай ук мәчет эчендә динамиклар куеп, аерым зона оештыру мөмкинлеге дә бар”, - диде ул. Шулай ук начар күрүчеләр өчен дә аерым җиһазлар кую планлаштырыла.

Крганов әйтүенчә, проектны тормышка ашыручы бу оешмада мөселман һәм христиан кешеләре эшли. Алар табыш алуны максат итеп куймый, җиһазлар үз бәясеннән сатыла.

“Бу оешма чиркәүләр белән килешү төзегән инде. Мәскәүнең берничә чиркәвендә аппаратураларны урнаштырганнар. Христианнар бу аппаратураларны уңай бәяләде. Безнең мәчетләребездә дә уңай бәяләрләр”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10